Гыйлем тигезлеге тәкъвиме/18
“Ирешү һәм өлеш кертүләре тотрыклы мәдәни инфраструктура һәм сатып алу көче дәрәҗәләренә бәйле.”
Кешеләрнең Викимедиа проектларын куллану һәм аларның үсешенә үз өлешләрен кертү шәхси икътисади файдага бәйле булмаган иҗади эшчәнлек белән шөгыйльләнүне мөмкин итүче тотрыклы мәдәни инфраструктура һәм сатып алу көчләренә бәйле дип саныйм. Викимәгълүмат элементларының урнашуы харитасы да моңа шаһит кебек – Викимедиа галәмендәге гыйлемнең тотрыклы тигезлеге өчен ни тулылыгы, ни җитәрле дәрәҗәдә төрлелеге һәм күптеллелеге җитми әлегә.
Бу харита ни күкләрне, ни матди булмаган өлкәләрне капламый, тик Викимедиа галәмендә кайсы мәдәниятләрнең белеме җитмәгәненә ишарәли кебек. Кешеләрне үзләрен онытып эшләтеп булмый, димәк төрле һәм тотрыклы гыйлем тигезлегенә ирешүнең бердән-бер альтернатив ысулы – үз потенциалларын нәтиҗәлерәк куллану һәм төрле авырлыкларны аша алулары өчен зәгыйфьрәк җәмгыятьләрне белем ягыннан баетуга ярдәм күрсәтү һәм вәкаләтьләр өләшү. Мин яшәгән илдән Викимедиа проектларына өлеш кертүчеләрнең саны чагыштыручы түбән булуны “техник, иҗтимагый һәм сәяси киртәләр” белән генә аңлатып булмый, болар төп сәбәпләр арасына керми. Бу хаританың башка караңгы өлешләре өчен дә моның дөрес булганын саныйм.
Россиядә яшәгәнем төбәге Татарстан Республикасы дип атала. Монда яшәүче вики-волонтёрлар җәмгыяте Интернетта татар телле контентның барлыгын үстерүдә Викимедиа мөмкинлекләрен киң куллануда кызыксыну күрсәткән төбәк хакимиятләрнең ярдәмен тоя. Моның белән генә чикләнмибез, бу платформаларның башка кыйммәтле мөмкинлекләренә дә күз салып торабыз.
Бусы һәм күп башка әйберләр еш онытылып торган заманабызның билгесез каһарманлары булган волонтёр–вики-мөхәррирләр аркасында мөмкин. Күпчелеге белән тормыш дәвамында очрашып та булмас. Кимендә кайберәүләрне тану һәм җәмәгатьчелеккә таныту өчен кулдан килгәнен эшләргә торышабыз. 2011 нче елдан бирле Викимедиа Россия ("Викимедиа РУ" табышсыз партнёрлыгы) ел саен Вики-премияләрне тапшыра, хәзер исә без тануны ешрак һәм киңрәк оештыру юлларын өйрәнәбез. Үткән елның дәвамында илебезнең җирле күптеллелеген саклау һәм көчәйтүдә кызыксынучы бер табышсыз оешмалар дөньясыннан партнёр белән хезмәттәшлекне башлап, лидер викимедиачыларга призлар гына түгел, ә региональ мәгариф һәм фән, һәм мәдәният министрлары имзасы белән дипломнар да тоттыра алдык.
Бар башка илләрдә кебек үк, ватаным да үзенең эчке һәм тышкы мөнәсәбәтләрдә комплекс икътисади, сәяси, иҗтимагы һәм техник авырлыклар белән очраша. Викимедиа фонды россияле викимедиачылар оешмасына матди ярдәм күрсәтә алмавы безне үз-үзен яшәтүче Викимедиа оешмалар рәтенә куйды - бу нәкъ 2030 Стратегиясе процессы киңәш иткәненә туры килә. Үзләренең актив Википедияләренә хуҗа булган 30+ Россия халыклары телләрендәге җәмгыятьләреннән, башка актив һәм Вики-инкубаторында үсүче Викимедиа проектларныкыннан да күп өйрәнәсе бар безгә.
2030 елга Викимәгълүмат җылылык харитасының күпкә яктырак һәм мөмкин кадәр күбрәк телдә булуын телим. Безгә шулай ук русча сөйләшүчеләр яшәгән дөньяның бар эре шәһәрләрендә җирле волонтёрлар төркемнәренең барлыкка килүгә теләктәшлек күрсәтүче глобаль рус телле Викимедиа тематик оешмасы кирәк. Россия Федерациясенең эчендә исә, иң эреләрдән башлап, күптелле Викимедиа проектларны үстерүгә илебездә яшәүче мөмкин кадәр күбрәк телләрдә сөйләшүчеләрне җәлеп итү урынлы булыр дип саныйм.