Celtic Knot Conference 2020/Videos pool/tt
Алдан яздырылган сессияләр исемлеген ничек кулланырда?
"Кельт төене" конференциясе ерактан катнашмалы һәм халыкара форматта узуы аркасында, эчтәлегенең зур өлешенә теләсә кайчан ирешү мөмкинлеген булдыру дөрес. Моның аркасында докладчыларыбызның күбесен үз сессияләрен алдан яздырырга сорадык һәм Youtube видеоязмалары буларак урнаштырып, алар белән "заказ буенча" танышуны оештырабыз. Тезислар, слайдлар һәм өстәмә мәгълүматны түбәндә күрсәтелгән сессия вики-битләреннән табып була.
Эчтәлек белән танышу асинхрон рәвештә барачагы аркасында, чыгыш ясаучыларга сораулар һәм дискуссияне дә охшаш килеш оештыру дөрес. Һәр бер сессия өчен махсус блокнотәзерләнгән - монда бергәләшепп билгеләр, сораулар һәм аңлатмалар туплап торырбыз. Чыгыш ясаучылар боларга конференция дәвамында да, тәмамлангач та җавап бирә алачак.
Бар сессияләр
edit
Тематик исемлекләр
editУңайлырак булсын өчен, боларны Youtube'та тематик исемлекләргә берләштердек:
- Wikidata (Викимәгълүмат)
- Language technology (Лингвистик технологияләр)
- Wikimedia projects in education (Мәгариф өлкәсендәге Викимедиа проектлары)
- Empowering wiki communities (Вики-җәмгыятьләрне көчләндерү)
- Collaboration with cultural institutions (Мәдәният институтлары белән хезмәттәшлек)
- Others (Башкасы)
Бергәләп карыйбыз
edit"Кельт төене 2020" конференциясе язмаларын карау өчен махсус вакыт билгеләнми. Чарага берничә көн кала алар Youtube'ка йөкләнәчә һәм соңыннан да ирешелерлек килеш калачак. Язмалар CC-BY-SA лицензиясе астында бастырылачак һәм башка платформаларга да йөкләнә алачак.
Кызыксындырган сессияләр белән таныша алуыгыз өчен конференциянең төп программасында "Бергәләп карыйбыз" исемле интервал тәкъдим итәбез - гомумән алганда, катнашучылар аларны үз тизлеге белән карауларын телибез.
Шулай да, видеоларны аулакта карарга мәҗбүрсез дигән сүз түгел бү! Башка катнашучылар белән "уртак карауны" планлаштыруның берничә ысулы:
- Башлау вакыты турында килешү, бергәләп карый һәм бәйле блокнотта язулар туплый башлау
- Видео-элемтәне башлатып (мәсәлән Jitsi платформасында), бергәләшеп видео карый һәм комментарийлар калдыра башлау
- "Бергәләп карау" функционалы булган башка коралларны куллану (Google Chrome браузерында охшаш кушымта бар)
Бергәләп карауда катнашучыларныконференциянең Телеграм-төркемендә табып була: мәсәлән "Барчагызга сәлам! X сессияне карарга җыенам. Кушылырга теләүчеләр юкмы?"